Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәштән Марат һәм Айдар - беренче тапкыр сайлаучылар

Тимәш авыл җирлегендә ике сайлау участогы урнашкан.

 


Участок сайлау комиссиясе рәисе Наилә Зиннурова әйтүенчә, 1836нчы номерлы участокта 856 тавыш бирүче.
-    Сайлау участоклары иртәнге җидедә эшен башлады. Безнең участокта, гадәттә, төшкә кадәр халык бик актив тавыш бирә. Хәер, авыл кешесе йоклап тормый. Иртдән килеп, тавышын бирә. Беренче тапкыр сайлаучыларга бүләкләр әзерләдек. Андыйлар бу участокта 14 кеше. Менә икесе  тавыш бирергә килде, - ди Наилә ханым.

Ул беренче сайларга килүчеләрне якты йөз белән каршы алды: “Әйдәгез, егетләр, рәхим итегез”, дип.


Гражданлык бурычларын үтәргә килүче егетләр: Айдар Хәмидуллин һәм Марат Заһиров иде. Алар икесе дә Лениногорск нефть техникумында өченче курста укыйлар. Егетләр әйтүенчә, киләчәгебез яхшы, якты булсын дип сайлауларга килгәннәр.
-    Киләчәк яшьләр кулында диләр бит олылар. Яшьләрнең дә үз фикере бар. Безнең тавыш та мөһим роль уйный. Тавыш биргәч, үзебездә башка төрле хисләр кичерәбез. Кирәкле кеше, диеп әйтимме соң?- ди Айдар.

Сайлау участогында егетләргә бүләк: шоколад, блокнот, ручка тапшырдылар. Сайлауларда күзәтүчеләр эшли, хокук бозулар юк.
 

Розалия Мостафина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев