Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәне пешкән бер яшьлек бала хастаханәдә вафат булган

9 сентябрь көнне, Яр Чаллы хастаханәсендә тәне пешкән бер яшьлек (2018 елгы) бала вафат була. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

 

Малай хастаханәгә 7 сентябрь көнне “Тәне һәм аяк-куллары пешү” диагнозы белән китерелә. Шул көнне иртән Минзәлә шәһәрендә ана улын юындырганда, ванна бүлмәсеннән чыгып тора. Кире керсә, баласының пешүен күреп, хастаханәгә илтә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, әнисе чыгып киткәч, бала кранны ачып, өстенә кайнар су агыза.

Татарстан буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 1 часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзерге ваккытта суд-медицина экспертизасы үткәрелә. Фаҗиганең нечкәлекләре тикшерелә.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/10/193306/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев