Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТНВ каналы «Татар мирасы» бәйгесе игълан итте

Эшләрне 1 июньгә кадәр видео һәм фото форматта тапшырып була, җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылачак.

 ТНВ каналы татар мәдәниятен популярлаштыру, милли ядкәрләрне барлау, татар халкының талантлы шәхесләре белән таныштыру максатында «Татар мирасы» бәйгесе игълан итте.

http://Канал сайтындахәбәр ителгәнчә, теләге булган һәркем эшләрне 1 июньгә кадәр видео һәм фото форматта tatar@tnvtv.ru электрон адресына җибәрә ала. Эшләрнең татар телендә кыскача мәгълүмат белән дә тулыландырылган булуы мөһим.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

1. «Гармун телләрендә татар көе»: үзешчән гармунчылардан видеоматериал;

2. «Аш-су остасы»: фото һәм видео форматта милли ризыкның үзенчәлекле рецепты;

3. «Һөнәр иясе»: аерым бер һөнәр ияләреннән үз эшләре турында фото яки видео форматта мәгълүмат. Мәсәлән, балта остасы, умартачы, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр, шамаил ясаучылар һ.б.

4. «Милли кием»: милли киемдә төшкән фото (ретро фотоларга өстенлек биреләчәк);

5. «Буыннардан калган хәзинә»: гаиләдә аерым әһәмияткә ия булган, әби-бабадан мирас булып калган кадерле ядкәр турында мәгълүмат.

Һәр номинациядә үзләренең уникальлеге, эксклюзив, кызыклы булуына карап 10 эш сайлап алыначак. Шуннан соң инстаграмда тавыш бирү юлы белән, һәр номинациядә өч җиңүче билгеләнәчәк.

Барлыгы 15 җиңүчегә акчалата бүләк тапшырылачак.

1 урын — 20 000 (егерме мең сум). 2 урын — 15 000 (унбиш мең сум). 3 нче урын -10 000(ун мең сум).

 

 

http://atar-inform.tata

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X