Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Токмачның туган көне

60 ел элек Япониядә тиз әзерләнә торган токмач уйлап табыла. Японнар бу юбилейны киң билгеләп үткән.

 

1958 елда бу ризыкны Момофуку Андо уйлап тапкан. Сугыштан соңгы ачлык еллары бизнесменда шундый идея тудырган. Рецепт күп тәҗрибәләрдән соң барлыкка килгән: әзер токмачка тавык шулпасы сибеп кыздырган һәм киптергән. Андоның компаниясе аны күпләп җитештерә башлаган.

Токмачны уйлап табуга кытайлылар да үз хокукларын белдерә. Имеш, алар XVI гасырда ук шундый токмач ашаган, ләкин күпләп җитештермәгән.

Япониядә күптән түгел илнең ХХ гасырда уйлап табылган иң әһәмиятле нәрсә хакында сорау алынган. Күпләр тиз әзерләнә торган токмачны атаган.

Гаҗәп түгел, бу токмач бөтен дөньяны яулады һәм студентларга, туристларга, ярлыларга, вакыты азларга зур ярдәмчегә әйләнде.

 

Фото:https://pixabay.com
https://kiziltan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев