Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Мәгариф министры: Татар телен укытуда быел күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителде

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин татар телен укыту буенча быел күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителүен белдерде.

 

«Гомуми белем бирү системасының төп принципларының берсе — республикабызның дәүләт телен һәм туган телләрне өйрәнү, туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру, милли сәясәтне гамәлгә ашыру. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән агымдагы елда күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителде», — диде министр мәгариф фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, 2022 елның 1 сентябреннән яңартылган башлангыч һәм төп гомуми белем бирү стандартлары гамәлгә керә. Стандартларда өйрәнү өчен мәҗбүри булган «Туган тел һәм әдәбият» предметы өлкәсенә Россия Федерациясе республикасы дәүләт телен өйрәнү кертелгән. Димәк дәүләт теле буларак татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә укытыла башлый.

Шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк программалар федераль реестрга кертелгән. Ул Россиянең барлык төбәкләре өчен официаль статус алган. Татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр эшләнгән.

«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән милли уку йортлары өчен грант системасы гамәлгә куелды. Уку йортларының укыту-методик һәм материаль-техник базасын ныгыту буенча күләмле эш башкарыла», — диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры.

Татар мәктәпләренә капиталь ремонт ясалуы да җәмәгатьчелек өчен яхшы яңалык булачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев