Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Президенты: Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү рухи мирасны саклауга өлеш кертер

Киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү татар халкының рухи-мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертер дигән фикердә.

«Киләсе елда бөтен ил белән бергә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бик күп мөһим чаралар узачак. Шуларның берсе — Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлау», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында.

Аның сүзләренчә, Казанда киләсе елның җәендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен үткәрү республиканың тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча казанышлары бергәлеген һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның аерым ролен тануны ассызыклый.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга әлеге датаны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы карары, Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә оештыру комитеты төзү өчен рәхмәтен белдерде.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев