Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете намазында катнашты

Чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.

 

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның төп бәйрәме — Ураза гаете намазында катнашты. 

Бәйрәм вәгазе һәм намаз Казанның Галиев мәчетендә узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды, ул үзенең вәгазе вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатеннән өземтәләр укыды.

Моннан тыш, мөфти балаларга дөрес тәрбия бирүнең мөһимлеге, шулай ук Рамазан ае тәмамланганнан соң да изге гамәлләр кылу кирәклеге турында искә төшерде.
Намаз һәм вәгазь тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов реставрациядән соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X