Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Төзелеш министрлыгы төзүчеләрне электрон хезмәтләрдән файдаланырга чакырды

Ел башыннан Татарстанда төзелеш өчен онлайн режимда рөхсәт алырга мөмкин.

Юридик затларның һәм төзүчеләрнең күбесе төзелеш өлкәсендә электрон хезмәтләрдән файдаланмый, хәер, бу кирәкле мәгълүматларны тизрәк һәм җиңелрәк алырга мөмкинлек бирер иде.

Аерым алганда, ел башыннан республикада төзелешкә онлайн режимда рөхсәт алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев сөйләде.

«Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә төзелешкә электрон рәвештә рөхсәт алу мөмкинлеге бар. Кызганычка каршы, әлегә без шәһәрлеләр һәм юридик затларның моннан бик актив файдаланмавын күрәбез, әмма без төзелеш белән бәйле барлык хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү турында актив рәвештә сөйләвен дәвам итәчәкбез», — диде Кудряшев.

 Ул билгеләп үткәнчә, республикада мондый күчеш өчен барлык шартлар да бар һәм ТР Төзелеш министрлыгы, Финанс министрлыгы белән берлектә, барлык процедураларны электрон рәвешкә күчерү буенча актив эш алып бара.


http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/e-khezmt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев