Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Яшьләр парламенты студентлар өчен юл йөрү тарифы турындагы инициативаны хуплады

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Студентлар лигасының Казанның җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалы студентлар тарифын кертү инициативасын хуплады.

Мөрәҗәгатьне ТР Президентына, шулай ук профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшьләр парламентының бишенче утырышында ТР Студентлар лигасы президенты Рифкать Кыямов студентлар өчен транспортта йөрү бәясе мәсьәләсе һәрвакыт кискен торды, дип ассызыклады.

«Студентлар көн саен белем бирү оешмасына барып кайта. Бу көненә ике йөреш, ягъни аена 44 сәфәр. Шул рәвешле, даими керем һәм эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган көндезге уку формасында укучы студентлар өчен, без «44» тарифын кертергә тәкъдим итәбез. 880 сум акчага барлык төрле транспортта 44 сәфәр каралган», — дип аңлатты Кыямов.

Аның фикеренчә, транспорт гранты «проблеманы тулысынча хәл итми, чөнки республикада студентлар күбрәк». Республикада транспорт гранты күп еллар дәвамында гамәлгә ашырыла, аны финанслау 30 миллион сумнан 60 миллион сумга кадәр арттырылган. Бу ярдәмне ел саен 5,7 меңнән артык студент ала.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова инициативаны хуплады, әмма әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнү өчен, Казан хакимияте, транспорт йөртүчеләр һәм югары уку йортлары җитәкчеләре белән эшче төркем төзергә тәкъдим итте.

ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә кайбер моментларны аныкларга кирәк, шул исәптән мохтаҗлык категориясен һәм мохтаҗлар санын билгеләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X