Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түрәләр хисап тота: Татарстанның кайсы депутаты иң бае?

Россиянең Дәүләт Думасында иң бай депутат — Григорий Аникеев. Узган ел ул 4,3 млрд сум акча эшләгән. Татарстан депутатларыннан иң бае — Айрат Хәйруллин.

Дәүләт Думасының рәсми сайты Дума депутатларының керемнәре һәм мөлкәтләре хакында мәгълүматны бастырды. Биредәге саннарга ышансаң, Татарстаннан булган депутатлар арасында иң бае — Айрат Хәйруллин. Узган ел ул 168,4 млн. сум акча эшләгән. Ә тормыш иптәшенең кереме исә 146,2 млн. сум дип күрсәтелгән. Дөрес, иң бай Дума депутаты булып танылган Григорий Аникеевтан Хәйруллин бик күпкә калыша. Владимир өлкәсеннән сайланган депутат узган ел 4,3 млрд. сум акча эшли алган. Татарстанлыларга көнләшергә, владимирлыларга куанырга гына кала.
 
Безнекеләрдән тагын кемнәр күпме эшләгән соң? Ирек Богуславский — 47,5 млн.,  Әлфия Когогина — 30,2 млн., Айрат Фәррахов — 16,5 млн., Александр Сидякин — 13,5 млн., Фатыйх Сибәгатуллин — 10,7 млн., Ринат Хәйров — 7,7 млн., Равил Хөснуллин — 5,1 млн., Морад Гаделшин — 5 млн., Марат Бариев, Иршат Минкин, Илдар Гыйльметдиновлар — 4,6 млн. сумлык керемгә ия булган. Мал-мөлкәтләрен шул ук таблицадан карарга мөмкин.

http://idel-tat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев