Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәрәзә төбе бакчасына да чират җитте

Тәрәзә төбендәге бакча матур гына түгел, файдалы да. Суган, петрушка һәм башка «кулинар» яшеллекне күпләр үстереп карады инде. Әмма бит чәчәк савытында үзләрен бик яхшы хис итә торган башка төрле үсемлекләр дә бар.


Берәүнең дә тиктомалдан дару эчәсе килми, шулай бит? Шуңа күрә без авыруның беренче билгеләре сизелә башлауга ук халык чараларына тотынабыз: бал алабыз, чәйгә лимон салабыз, имбирь турыйбыз. Сәламәтлекне тәрәзә төбендә үсә торган дәвалау үзлегенә ия булган үләннәр белән тергезергә була. Алар кухняны да бизи, файдасы да күп.


1.Бөтнекнең бер төре – лимонная мята яисә мелисса: нервлардан һәм герпестан
Бөтнек бик күп төрле була. Арадан иң ислесе – мелисса, ягъни лимон бөтнеге. Ул нервларны тынычландыра, йокысызлыктан дәвалый. Болардан тыш, мелисса яфраклары  согы ирен чабырудан ярдәм итә һәм авыртуларны да баса ала. Әйтик, теш авыртуын. Мелиссаны үстерү бик җиңел, ул чүп үләне кебек. Ә файдасы – бәяләп бетергесез!


2.Яран гөленең  бер төре һәм аны Герань Роберта дип атыйлар: иммунитет өчен
Исеме кызык, шулаймы? Әмма яран – могҗизалы үсемлек.  Яранның бу төре  иммунитетны күтәрә, организмда кислород алмашу барышына тәэсир итә. Аны хәтта онкология­дән дәваланган вакытта да курыкмыйча кулланырга була.

Теләсәк, тәрәзә төбебезне дә гөлбакча итеп була. Теләк кенә булсын. Сәламәт булыйк! Шул ук вакытта табиб белән дә киңәшләшергә онытмыйк.

Чыганак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/trz-tbe-bakchasyna-da-chirat-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X