Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туберкулез турында табиб сүзе

Туберкулез - йогышлы авыруның берсе. Авыру таралуның төп чыганагы - әлеге чир белән авыручы кеше. Бигрәк тә төчкергәндә, йөткергәндә туберкулез микобактерияләре бүлеп чыгаручылар тирә-яктагылар өчен куркыныч. Табиблар фикеренчә, йогышлы формадагы туберкулез белән авыручылар көненә 15-20 миллион туберкулез таякчыгы бүлеп чыгара. Йоктыруның юлы бер - һава-тамчы юлы, ягъни сулаганда бациллалар исән...

Туберкулез - йогышлы авыруның берсе.
Авыру таралуның төп чыганагы - әлеге чир белән авыручы кеше. Бигрәк тә төчкергәндә, йөткергәндә туберкулез микобактерияләре бүлеп чыгаручылар тирә-яктагылар өчен куркыныч. Табиблар фикеренчә, йогышлы формадагы туберкулез белән авыручылар көненә 15-20 миллион туберкулез таякчыгы бүлеп чыгара.
Йоктыруның юлы бер - һава-тамчы юлы, ягъни сулаганда бациллалар исән кешенең үпкәсенә үтеп керә. Аның ничек таралуы организмның инфекциягә каршы тору яки торалмавына бәйле. Авыру тиз генә килеп чыкмаска мөмкин, яисә җиңелчә формада барлыкка килә, киресенчә - акрынлап көчәя барып, авыр стадиягә җитәргә мөмкин.
Кешенең иммун системасы зәгыйфь икән, авыру бик тиз «эләктереп» ала. Аның көчсезләнүенә китерүче сәбәпләр төрле:
- ВИЧ-инфекция, шикәр диабеты, онкологик авырулар
- туклану һәм тормыш-көнкүреш шартларының начар булуы
- алкоголь белән чамадан тыш мавыгу, наркотик куллану.
Балалар һәм өлкәннәрнең дә иммунитеты көчсез була.
Үпкә туберкулезына хас билге - өч атна һәм аннан да күбрәккә сузылган какырык бүленеп чыгучы йөткерү.
Йөткерү белән күзәтелә торган билгеләр:
- гәүдә авырлыгы кимү, аппетит югалу
- хәлсезлек, тиз ару
- температура күтәрелү
- көчле тир бүлеп чыгару, бигрәк тә төнлә белән
- күкрәк турысында авырту
- кан төкерү.
Мондый билгеләр күзәтелгәндә, әлбәттә, беренче эш итеп табибка мөрәҗәгать итәргә тиешсез.
Туберкулез сулыш органнарыннан тыш, сидек бүлеп чыгару системасын, җенси органнарны, ми тышчасын һәм эчәклекләрне зарарлый.
Туберкулезга диагноз куюның төп алымы - 15 яшьтән соң флюорография тикшерүе үткәрү. Шундый тикшеренүдә ел саен яңа авыручылар ачыклана.
Туберкулезны бары махсус диспансерларда гына дәвалыйлар. Шуны да әйтергә кирәк: халык медицинасы, фитотерапия авыру вакытында бары ярдәмче рольдә генә, алар туберкулезга каршы препаратларны алыштыра алмый.
Хаҗия Просвирнина,
туберкулезга каршы көрәш диспансеры табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туберкулез