Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тукай исеме үзәк китапханәгә кайчан бирелгән (фотолар)

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан аның исеме белән бәйле урыннарны барларга булдык. Аның берсе - шәһәребездәге үзәк китапханә. Габдулла Тукай исеме аңа, шәһәрлеләрең үтенече буенча, 1972 елның 26 апрелендә бирелә. Бу хакта шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Моряков тарафыннан имзаланган Лениногорск шәһәр Советы эшче депутатларының...

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан аның исеме белән бәйле урыннарны барларга булдык. Аның берсе - шәһәребездәге үзәк китапханә.


Габдулла Тукай исеме аңа, шәһәрлеләрең үтенече буенча, 1972 елның 26 апрелендә бирелә. Бу хакта шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Моряков тарафыннан имзаланган Лениногорск шәһәр Советы эшче депутатларының карары бар. Ул чакта ә 1нче номерлы шәһәр китапханәсе дип йөртелгән.

Үзәкләштерелгән системага кергән бөтен китапханәләр, ягъни райондагыларын кертеп, буенча Габдулла Тукайның кырыктан артык исем белән 1 мең 580 данә китабы исәпләнә. Апрель ае дәвамында барлык авыл һәм шәһәр китапханәләрендә төрле кичә, очрашулар узачак. "Тукай урамында - Габдулла Тукай" дигән акция үткәрү, яшьләр катнашында "Тукай дөньясына сәяхәт", балалар өчен әдәби викторина, фикер алышулар планлаштырылган чараларның берничәсе генә.

Бу хакта тулырак "Заман сулышы"ның 8 апрель саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев