Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучыларга мәктәпләрдә телефоннардан кайсы очракта файдаланырга мөмкин булуын аңлаттылар

Бу хакта «Дәүләт хезмәтләре: ата-аналар өчен» рәсми телеграм-каналда хәбәр ителә.РИА Новости шул турыда яза.

Россиядәге мәктәп укучылары тәнәфесләрдә һәм ашыгыч рәвештә элемтәгә керү өчен телефоннардан файдалана алачак, мәктәпләрдә гаджетлардан файдалану буенча бернинди яңалыклар юк.

Август азагында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов дәресләрдә кесә телефоннарын яңа уку елында файдаланырга ярамый, дип белдерде. Аның сүзләренчә, гадәттән тыш хәл булган очракта, ата-аналарга шалтыратырга кирәк булса, укытучыга мөрәҗәгать итәргә була.

Яңа санитар кагыйдәләр 2021 ел башыннан ук гамәлдә, мобиль чаралар белем бирү максатларында кулланылмый, чөнки «кечкенә экран зурлыгы күрү органнарын киеренке хәлдә тота». Шуңа бәйле рәвештә электрон укыту чараларына гомуми таләпләр куелды: интерактив тактаның диагонале ким дигәндә 165,1 сантиметр булырга тиеш, компьютер яки ноутбук мониторы өчен бу зурлык ким дигәндә 39,6 сантиметр, планшет өчен 26,6 сантиметр булырга тиеш.

«Ата-аналар укытучы белән килешенә ала: уку вакытында балаларның игътибары гаджетларга юнәлмәсен өчен, балалар дәрес башлар алдыннан телефоннарын укытучыга тапшыра яки төймәле телефоннар гына куллана ала. Балага әти-әнисенә тәнәфес вакытында ашыгыч рәвештә элемтәгә керергә кирәк булса яки медицина күрсәткечләре буенча гаджет куллану соралса, бала өчен бернинди чикләүләр дә булмаячак», – дип аңлаталар хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев