Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучыларга да ковид түләүләре булырмы?

Депутатлар педагогларга өстәмә түләүләр кертү тәкъдиме белән чыкты.

ЛДПРдан Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышев Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голиковага, коронавирус аркасында изоляциягә киткән укучылары булган сыйныфларда эшләгән өчен өч минималь оклад күләмендә укытучыларга өстәмә түләүләр кертү тәкъдиме белән хат юллады. Мөрәҗәгать тексты “ТАСС” агентлыгы карамагында бар.

"Коронавирус белән авырган балалар укыган сыйныфларда эшләргә туры килгән барлык укытучыларга өч минималь оклад күләмендә өстәмә түләү кертү тәкъдим ителә. Бу — аларның фидакарь хезмәтләрен тану чарасы", — диелә текстта.

Чернышев ассызыклавынча, “педагогларга административ ярдәм кирәк”, аерым алганда, ковид-госпитальләрдә медиклар ала торган акчаларга тиң итеп хезмәт хакын һәм өстәмә түләүләрне арттыру.

“Килеп туган хәлгә бәйле рәвештә мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү укытучыларына, шулай ук пандемия чорында төркемнәрдә балалар белән шөгыльләнүчеләр өчен ковид түләүләре кертү турында сүз алып барырга кирәк", — дип саный депутат.

Вице-спикер үз хатында билгеләп үткәнчә, хезмәт хакын арттыру темасы педагогик берләшмә өчен кискен тора, ә Русия Мәгариф министрлыгы бу юнәлештә тиешле көч салмый. “Хезмәт хакы җитмәү һәм стресс хәлләр педагогларның үз теләкләре белән күпләп эштән китүенә сәбәпче булырга мөмкин. Ә калганнары, мөгаен, күп очракта эшкә формаль рәвештә карый башлаячак, бу белем бирү сыйфатына йогынты ясаячак”, — дип нәтиҗә ясый Чернышев.
 

https://kiziltan.ru/articles/obraz/2022-01-25/ukytuchylarga-da-kovid-t-l-l-re-bulyrmy-2667736

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выплаты учителям выплаты учителям учителя