Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Ул көннәрнең даны тынмый"

Совет халкының дошманны җиңеп, безгә тыныч тормыш бүләк итүләренә багышлап, "Лениногорскнефть" идарәсе волонтерлары "Ул көннәрнең даны тынмый" дигән митинг үткәрде. Анда идарәнең сугыш ветераннары, хезмәткәрләре, идарә шефлык итүче мәктәпләрнең укучылары катнашты. Митинг башта Нефть монументы янында үткәрелергә тиеш иде, тик көн салкын һәм яңгырлы булу сәбәпле, спорткомплекста узды. Митингны "Лениногорскнефть"...

Совет халкының дошманны җиңеп, безгә тыныч тормыш бүләк итүләренә багышлап, "Лениногорскнефть" идарәсе волонтерлары "Ул көннәрнең даны тынмый" дигән митинг үткәрде.


Анда идарәнең сугыш ветераннары, хезмәткәрләре, идарә шефлык итүче мәктәпләрнең укучылары катнашты. Митинг башта Нефть монументы янында үткәрелергә тиеш иде, тик көн салкын һәм яңгырлы булу сәбәпле, спорткомплекста узды.
Митингны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигының гомуми сораулар, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рәис Галиуллин ачып җибәрде. Ул 70 еллык тарихы булган идарәнең нефтьчеләре авыр сугыштан соң гимнастеркаларын эшче киемгә алмаштырып, гомерләрен "кара алтын" табуга багышлауларын әйтеп, рәхмәтен җиткерде.
- Тик кызганыч, күбесе безнең арада юк, "Лениногорскнефть" идарәсенең 950 ветераныннан унбишәү генә калды,- ди Рәис Сәгыйтович. Хөрмәтле сугыш ветераннарына исәнлек, тыныч тормыш теләде.
Ватан өчен гомерләрен кызганмыйча фронтта һәлак булучылар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аннан укучыларның сугыш темасын чагылдырган чыгышлары башланды, җыр-бию, шигырьләр берсен-берсе алыштырып торды. Аларның һәрберсе дулкынландыргыч, йөрәккә үтеп керерлек иде. Укучыларның җитди кабул итеп, югары дәрәҗәдә әзерлекләре сизелде. Ветераннарга рәхмәт йөзеннән, алар тынычлык символы- үзләре ясаган ак күгәрченне һәм канәфер чәчәге бүләк иттеләр. Соңыннан укучыларның аларны җибәрәселәре килмичә, әле берсе, әле икенчесе белән истәлеккә фотога төштеләр.
- Оештыручыларга рәхмәт. Идарә җитәкчелеге безгә һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәтеп тора. Менә митинг та бик ошады, - ди 86 яшьлек сугыш ветераны, озак еллар идарәдә нефть табу бенча оператор булып эшләгән Надежда Носова. Ул көнне ветераннар үзләренә күрсәткән хөрмәт һәм игътибардан канәгать калды.
Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: митинг