Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Умарта, шөпшә, черки...

Җәй көнне табигать кочагына: су буена, урманга ашкынабыз. Безгә төрле яклап һөҗүм итәргә әзер торучылар булуын да онытмаска иде. Умарта яисә шөпшәне генә алыйк. Бал корты чагудан үлеп киткән кешеләр турында да ишеткән бар бит. Әгәр күчләре белән һөҗүм итсәләр нишләргә соң? Белгечләр умарта корты һөҗүм иткәндә, чәбәләнмәскә, селкенмичә басып...

Җәй көнне табигать кочагына: су буена, урманга ашкынабыз. Безгә төрле яклап һөҗүм итәргә әзер торучылар булуын да онытмаска иде.


Умарта яисә шөпшәне генә алыйк. Бал корты чагудан үлеп киткән кешеләр турында да ишеткән бар бит. Әгәр күчләре белән һөҗүм итсәләр нишләргә соң? Белгечләр умарта корты һөҗүм иткәндә, чәбәләнмәскә, селкенмичә басып торырга, диләр. Артык ачык, чәчәкле кием дә аларны кызыктыра дигәнне ишеткән бар. Ә иң мөһиме - дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтү.
Умарта кортлары яисә, шөпшә, күче белән ябырылып, күз-авыз тирәләрен чакса, кеше шешенеп, сулыш алу кыенлашырга мөмкин. Бу очракта бертуктаусыз салкын су эчү яисә боз суыру коткарачак. Моның белән беррәттән, кешенең тән температурасы күтәрелергә, тыны кысылырга, йөрәк тибеше ешаерга мөмкин, авыруның хәтта шок хәлендә калу куркынычы бар.
Әгәр бал корты чакса, тешләгән урыныннан угын тартып чыгару кирәк. Чөнки аннан беркадәр вакыт агу бүленеп чыгу дәвам итәчәк.
Шөпшә, билгеле булганча, угын калдырмый һәм берничә тапкыр тешләргә мөмкин. Ике очракта да яраны спирт белән юып, тешләгән урынга боз кую кирәк. Ул авыртуны баса һәм шешенеп китүдән саклый. Спирт урынына бака яфрагы яисә суган согы, уксус, лимон согы кулланырга була. Тиз арада табибка күренсәгез, яхшы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: умарта