Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урдалы авылы соңгы сугыш ветеранын, мәгариф ветераны Касыйм аганы соңгы юлга озатты

Урдалы авылының хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Касыйм Гариф улы Хөснетдинов 9 ноябрьдә 96 нчы яшендә арабыздан китте.


Әтиебез Касыйм Хөснетдинов 1925 елның 10 февралендә гаиләдә 6 нчы бала булып дөньяга килә. Фронтка алынгач, ул японнар белән сугышка җибәрелә. Сугыштан соң Төньяк Кореяны азат итүдә катнаша.

Данлыклы укытучылар династиясен дәвам иттереп, әтиебез мәктәптә эшли башлый. 1951 елдан алып 1986 елга кадәр Урдалы мәктәбендә физкультура, башлангыч хәрби әзерлек, сызым, рәсем дәресләре укыта. Әниебез Рафага да шул ук мәктәптә балаларга белем бирә. Бергәләп алар 50 ел тату гомер итәләр.

Әтиебез районның алдынгы хәрби әзерлек укытучысы да була, балаларны рухи, әхлакый, патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Туган җанлы, ярдәмчел, җитез, тырыш әтиебез һәрьяклап та барыбыз өчен үрнәк булды. Урдалы халкы, тирә-як авыллар аны һәрвакыт хөрмәт итеп яшәде. Аның арабыздан китүе барчабыз өчен дә бик зур югалту.
Кадерле әтиебезне соңгы юлга озатуда ярдәм иткән барлык туганнарга, дусларга, авыл халкына, авыл советы һәм мәктәп җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Тыныч ят, әти, урының оҗмахның иң түрләрендә булсын!


Балалар, оныклар, туганнар.

Фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев