Заман сулышы

Урманда 4 кеше адашкан булган

Узган тәүлектә татарстан коткаручылары Татарстан урманнарында адышкан дүрт кешене табып алган. Кичә 10:25 сәгатьтә Мамадыш районы Сотово авылы янындагы урманда коткаручылар 1951 елгы ир-атны табып ала. Ул 8 август көнне үк адашкан була. Шулай ук кичкә таба - 19:56 сәгатьтә Алабуга районының Тарловка авылы тирәсендә, "Түбән Кама" милли паркы биләмәсендә,...

Узган тәүлектә татарстан коткаручылары Татарстан урманнарында адышкан дүрт кешене табып алган.
Кичә 10:25 сәгатьтә Мамадыш районы Сотово авылы янындагы урманда коткаручылар 1951 елгы ир-атны табып ала. Ул 8 август көнне үк адашкан була.
Шулай ук кичкә таба - 19:56 сәгатьтә Алабуга районының Тарловка авылы тирәсендә, "Түбән Кама" милли паркы биләмәсендә, коткаручылар урманда адашкан өч кешене таба.
Адашкан дүрт кешенең дә хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнгән, табилар ярдәменнән баш тартканнар. Адашуның сәбәбе - җирлектә юнәлешне югалту.
http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: