Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманнарны саклыйк

Бүгенге көндә урманның үзеннән үзе янып китү очрагы 7-8 процент кына тәшкил итә. Димәк, урманда янгын чыгу кеше факторы белән бәйле, дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Табигать кочагына ял итәргә чыкканда яисә ауга, балыкка барганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Янгын чыгу куркынычы сезоны вакытында коры үлән яндыру, учак кабызу,...

Бүгенге көндә урманның үзеннән үзе янып китү очрагы 7-8 процент кына тәшкил итә. Димәк, урманда янгын чыгу кеше факторы белән бәйле, дип нәтиҗә ясарга мөмкин.
Табигать кочагына ял итәргә чыкканда яисә ауга, балыкка барганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Янгын чыгу куркынычы сезоны вакытында коры үлән яндыру, учак кабызу, урман янында тиз янып китүчән материаллар калдыру - һич ярый торган эш түгел.
Урманнарда янгын чыгуның берничә сәбәбе бар:
- кешенең ут белән сак эш итмәве
- урман паркы зонасында бала-чаганың шырпы белән шаяруы
- чүп-чар, коры үлән яндыру
- агачка яшен сугу
- бензин яисә май сеңгән сыек материалның янып китүе.
Урманда янгын булмасын өчен эшләргә ярамый:
- урманда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы ташлау
- җилле көнне учак кабызып, караучысыз калдыру
- урман аланында яки кырда, бакчада коры үлән яндыру
-машина двигателе эшләп торган вакытта ягулык багына ягулык салу
Урманда саклык чаралары
Учак кабызгансыз икән, киткәндә аның тулысынча сүнгән булуына игътибар итегез. Ял итү урыныннан киткәндә, пыскып ятучы агач кисәге яки ботак калмавына ышанырга кирәк.
Урманда янгын чыкканын күрүгә беренче эш итеп, коткаручыларга, полициягә, урманны саклау хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
: 01 - бердәм номер
112 - кәрәзле телефоннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урман