Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлыда күп еллар бергә торган гаиләләрне котладылар

Үткән атнада Урмышлы халкы авыл клубына - җирле үзидарә, клуб, китапханә белән бергәләп оештырган "Гаилә - тормыш бизәге" дип аталган кичәгә җыелды. Алар - гаилә корып яши башлауларына шушы көннәрдә 60 ел тулган Әлфия һәм Зиннәтулла Нуруллиннар, Мосалия һәм Суфиян Шәйхетдиновлар, шулай ук 55 ел бергә гомер кичерүче Гөлҗиһан һәм...

Үткән атнада Урмышлы халкы авыл клубына - җирле үзидарә, клуб, китапханә белән бергәләп оештырган "Гаилә - тормыш бизәге" дип аталган кичәгә җыелды.
Алар - гаилә корып яши башлауларына шушы көннәрдә 60 ел тулган Әлфия һәм Зиннәтулла Нуруллиннар, Мосалия һәм Суфиян Шәйхетдиновлар, шулай ук 55 ел бергә гомер кичерүче Гөлҗиһан һәм Минсаубан Сөнгатуллиннар һәм декабрь башында алтын туйларын бәйрәм иткән Хәния һәм Шәһит Сәйфуллиннар гаиләсе иде.
Юбилярларны авыл башлыгы Артур Хәбибуллин котлады һәм һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Кичәдә балалар, оныклар да катнашты.
Бәйрәм кичәсендә катнашучы авылдашлар Мөзәянә Саттарова, Хәния Абдуллиналар шулай ук котлау сүзләрен, матур теләкләрен җиткерделәр.
Кичәне Ландыш һәм Ринат Локмановларның музыкаль чыгышы бизәде. Алып баручылар китапханәче Гөлия Галиева һәм клуб директоры Ландыш Локманова төрле уеннар белән тамашачыларның күңелен күтәрде.
Бу хакта тулырак "Заман сулышы"ның җомга саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә котлау