Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы балалар бакчасы нәниләре кошларны сыйлап торалар (+фотолар)

Билгеле булганча, игелек кечкенә генә гамәлдән башлана.

Шуңа күрә бәләкәйдән экологик кагыйдәләргә, дүрт аяклы һәм канатлы дусларыбызны кайгыртырга өйрәтү зарур.

Урмышлы балалар бакчасында әнә шулай кече яшьтән үк әлеге тәрбия чарасын башлыйлар. Күптән түгел  нәниләр (Урмышлыдагы бакчада ун бала тәрбияләнә) тәрбияче апалары Гүзәлия Илалтдинова белән бакча территориясенә чыгып, элеп куелган җимлекләргә җимнәр салдылар.

Менә бу хакта бакчадан  язалар: “Кышын кошлар кешеләр янына елыша. Без балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әти-әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык – алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләр үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакча тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр салалар”.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев