Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы балалары авылдагы чишмәне чистартты (ФОТОЛАР)

Урмышлы китапханәсенең “Живи, Земля” клубына йөрүче балалар китапханәче Гөлия Галиева белән берлектә чишмәләр янына экскурсиягә барырга булалар.


“Мөтәй” чишмәсе янына баргач, аның тир-ягын чистарталар, чүпләрдән арындыралар. Элеккегеләр сүзләренчә, элек биредә урман үскән, аннары аны кисеп, йортлар төзегәннәр. Балалар ел саен яз аенда монда җыештыру эшләре үткәрәләр.

“Мөтәй” чишмәсенең суы чиста, тешеңне сындырырлык салкын.
Эшләрне тәмамлагач, балалар китапханәче апалары белән пикник та оештырып ала, тамак ялгап алалар. Ашагач, ял иткәч, фотога төшкәч, өйләренә алып кайтырга дип чишмә суы алалар.

Кайтканда һәр баланың йөзендә канәгать булу хисе, изге эш эшләгәч була торган елмаю чыккан иде.
Киләчәктә башка чишмәләр янына да барачаклар икән әле.


Розалия Мостафина

 

Фото: kitap.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев