Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы укучысы Фларидны бүләкләделәр

Урмышлы мәктәбе укучысы Фларид Садриев Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау Грамотасы һәм Татарстан Министрлар Кабинеты премиясе белән бүләкләнде.

 

Бүләкне аңа тантаналы төстә район башлыгы Рәгать Хөсәенов тапшырды, батыр булуы өчен рәхмәт белдерде.

Фларид күптән түгел Казанда узган геройлар форумында, бүләкләү тантанасында булып кайтты.

Герой-егет хәзер Урмышлы мәктәбенең 9 сыйныфында укый, “Юнармия” отряды командиры.

Исегезгә төшерәбез: ул февраль аенда Урмышлыда булган янгында, батырлык күрсәтеп, ут эченә керә һәм күршесен бәладан коткара.

 

Фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев