Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уртак эш – нәтиҗәле

Туган якны өйрәнү музеенда "Авылым минем" дигән темага туган якны өйрәнүче- тарихчылар клубы утырышы узды. Бу теманың сайлануы очраклы түгел. Уку елы башында ук шушы темага укучылар арасында фәнни-тикшеренүләр эшенә конкурс игълан ителгән иде. Әлеге утырышның кунаклары - туган якны өйрәнүчеләр: Н.Гыйльметдинов, Р.Хәбибулла, Р.Фәтхуллина, Р.Якупов, П.Щегольков, К.Әбләзева, Г.Рәхимова, Н.Степанов һәм...

Туган якны өйрәнү музеенда "Авылым минем" дигән темага туган якны өйрәнүче- тарихчылар клубы утырышы узды. Бу теманың сайлануы очраклы түгел. Уку елы башында ук шушы темага укучылар арасында фәнни-тикшеренүләр эшенә конкурс игълан ителгән иде.

Әлеге утырышның кунаклары - туган якны өйрәнүчеләр: Н.Гыйльметдинов, Р.Хәбибулла, Р.Фәтхуллина, Р.Якупов, П.Щегольков, К.Әбләзева, Г.Рәхимова, Н.Степанов һәм конкурста катнашучылар, укытучылар.
Киләчәгеңне алдан күрү өчен үткәнеңне белергә кирәк. Юкка гына "Үткәнеңә таш ташлама - киләчәгең туп белән җавап кайтарыр" димәгәннәр бит.
Һәр кешенең үз кече Ватаны бар. Шуны ул сакларга һәм кадерләргә тиеш. Ватанны ярату - димәк, аның тарихын, мәдәниятен, милли йолаларын белү һәм хөрмәт итү дигән сүз.
Районыбыз тарихы белән беренче булып ныклап кызыксынган, зур эш башкарган кеше - әлбәттә, Җәмит Рәхимов. Аның "ТАССРның Лениногорск районы торак пунктлары" һәм "Лениногорск районы тарихы буенча очерклар" китабы туган якны өйрәнүчеләр өчен үрнәк булып торды.
Берничә йөз еллык мәгълүматны берәмтекләп җыю һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел, бу эшкә барысының сабырлыгы һәм үҗәтлеге дә җитми. Шуңа үз авыллары тарихын язарга өлгергән туган якны өйрәнүчеләребезнең булуы сөендерә. Аларның сөйләгәнен кызыксынып тыңладык утырышта. Авторлар үзләренең архивта мәгълүмат эзләүләре, риваятьләр белән тарихи документаль фактларны чагыштырулары, дөрес нәтиҗәләр чыгару кебек эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Утырышның икенче этабында укучыларның конкурс эшләрен яклау һәм презентация оештырылды. Аларның эшенә бәяне мәртәбәле кунаклар бирде. Нәтиҗәдә, призлы беренчелеккә Әдилә Мансурова (Куакбаш мәктәбе), II урынга - Лилия Иликова (10 нчы мәктәп) лаек дип табылса, III урынны - Илүзә Вилданова (Куакбаш мәктәбе) һәм Илфат Хәйруллин (6 нчы мәктәп) үзара бүлеште. Дипломат исемен Әдилә Вафина (5 нче мәктәп), Светлана Тимофеева (7 нче мәктәп), Йолдыз Садриева (7 нче мәктәп) алды.
Утырыш "Шура-Хуран" һәм "Эрзянка" халык фольклор коллективы чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей

2
X