Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары, Лениногорскида яңа очрак ачыкланмаган

Татарстан табиблары узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 88 яңа очрагын ачыклаган. Аларның барысы да диярлек инфекцияне Татарстан территориясендә эләктергән, берсе генә чит илдә йоктырып кайткан.

 

20 кеше хастаханәгә озатылган, 68 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза.

Яшь төркемнәре буенча  18 дән - 30 яшькә кадәр - 23 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 26 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 16 очрак,  60 тан – 70 яшькә кадәр - 16 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр –  6 очрак, 80 тән – 90 яшькә кадәр - 1 очрак теркәлгән.

 

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 11 очрак, Чаллыда 12 очрак, Яшел Үзәндә 5 очрак, Арчада 3 очрак,Сабада 2, Азнакай, Аксубай, Әлки, Апас, Балтач, Буа, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Түбән Камада,  Сарман, Тәтеш һәм Ютазы районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2400 очрагы теркәлгән. 1301 кеше (шулардан 106 кеше узган тәүлектә) терелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев