Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вандализм: яшүсмерләр шәһәр күле янындагы плитәләрне каерып алган

Яшүсмерләрнең бу гамәлен берничек тә аңлатып булмый.

Күптән түгел Лениногорск пабликларының берсендә күпләрдә ризасызлык уяткан видео барлыкка килде: анда  берничә яшүсмер түбән сулык янындагы плитәләрне каерып алалар да суга ыргыталар.

Администрациягә әлеге урынны янәдән төзекләндерергә туры киләчәк. Ярый алар төзекләндерерләр, ә менә яшүсмерләр тагын башка җирдә җимерүләрен дәвам итәрме?

Администрация вәкилләре шәһәрнең төзеклеген җимерүче яшүсмерләрнең әти-әниләре мэриягә мөрәҗәгать итәрләр дип көтә. Әгәр шулай булмаса, шәһәр җитәкчелеге кырыс чаралар кулланачак. Администрация  полициягә дә хәбәр итмәгән әлегә. Әмма гаеплеләр пәйда булмаса, хокук сакчылары бу эшкә алыначаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев