Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ванга яңа пандемия фаразлаган..

Күрәзәче Ванганың 2022 елга булган шаккатмалы фаразлары ачыкланган.

Күрәзәченең фаразларын өйрәнүчеләр коронавирусның беркайчан да бетмәсенә ышана.

Өстәвенә, планетада яңа пандемия дә башланырга мөмкин икән. Ванга сүзләре буенча, ул Себердәге вирустан барлыкка киләчәк. Имеш, глобаль җылыту мәңгелек туңлыкларны эретәчәк һәм куркыныч вирус “иреккә чыгачак”.

Фаразлар дөрес булса, быел Азиянең кайбер төбәкләрен һәм Австралияне су басачак. Кайбер илләрдә эчә торган суга кытлык башланачак. Ванга моның сәбәбен халыкларның күпләп күченүе белән аңлаткан.

Ә менә Һиндстанга быел аномаль эсселек килергә тиеш, ди. Ул, имеш, уңышның бер өлешен юк итәчәк, калганының башына саранча җитәчәк...

Автор:Ләйсән Якупова

https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-01-25/vanga-ya-a-pandemiya-farazlagan-2667115

https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ванга пророчества Ванги пандемия