Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вьетнамнан кертелгән дөгедә куркыныч бөҗәкләр тапканнар

Шуңа бәйле рәвештә, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте зарарланган йөк кертүне тыйган.

 

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте (Россельхознадзор) хезмәткәрләре Санкт-Петербургта Вьетнамнан кертелгән ике зур партиядә куркыныч бөҗәк — чебен-горбатка тапкан. Бу хакта ведомство сайтындагы 19 августта басылган хәбәргә сылтама белән «Известия» яза.

Бөҗәкләрне продукция төргәгендә, шулай ук контейнерларның эчке өлешендә дә тапканнар. Экспертиза анда чебеннәр булуын раслаган. Шулай итеп, 440 тонна дөгегә зыян килгән.

Продукция хуҗасы товарны кире кайтарырга, зарарсызландырырга, яисә юк итәргә тиеш. Әмма ведомство кабул ителгән карар турында вакытында хәбәр итми. Шуңа бәйле рәвештә, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте зарарланган йөк кертүне тыйган.

Үтә агулы чебен-горбатка Евразия икътисади берлеге территориясендә юк. Ул карантин кертелә торган гаять куркыныч зыянлы бөҗәк булып тора. Корткыч кеше өчен куркыныч булган авыруларны таратучы бөҗәк санала.

Июль азагында Кытайдан төшле һәм орлык культуралар фитосанитар контроль уза алмады. 10 августтан әлеге илдән Россиягә нектарин, слива, абрикос, чия, груша, алма, алча һәм айва кертү тыела.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/19/191844/

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев