Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вилен Тютеев вафат

Шушы көннәрдә Вилен Фәйзи улы Тютеев вафат булды. Ул - мактаулы нефтьче, күп еллар Лениногорскиның инвалидлар оешмасын җитәкләгән кеше иде. Моңардан тыш, журналистлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнде, яше сиксәннән узуга карамастан, "Заман сулышы"на да мәкаләләр язып торды, хәтере бик яхшы иде, кайчак берәр нәрсә язганда, Вилен Фәйзиевич, шул елны булганмы...

Шушы көннәрдә Вилен Фәйзи улы Тютеев вафат булды.
Ул - мактаулы нефтьче, күп еллар Лениногорскиның инвалидлар оешмасын җитәкләгән кеше иде. Моңардан тыш, журналистлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнде, яше сиксәннән узуга карамастан, "Заман сулышы"на да мәкаләләр язып торды, хәтере бик яхшы иде, кайчак берәр нәрсә язганда, Вилен Фәйзиевич, шул елны булганмы бу хәл, дип киңәшләшә идек. Әле соңгы елларда гына китап язып бастырды, бик шат күңелле, аралашырга ярата торган кеше иде.
Вилен Фәйзиевичның балалары һәм якыннарының югалту кайгысын уртаклашабыз, үзенең урыны җәннәттә булсын, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вилен тютеев