Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ВИРТУАЛЬ ТУЙ: “Бер-беребезне белмәсәк тә, ике сәгать сөйләштек”

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Бразилияле кыз белән немец милләтеннән булган ир-ат 20 көн виртуаль аралашудан соң видео аша никахлашкан.

“Беренче көнне без, бер-беребезне белмәсәк тә, ике сәгать сөйләштек”, – дип искә ала кәләш.

39 яшьлек Синтия Араужоны 45 яшьлек Тимо Арнштадтны аларның уртак дусты, җирле пастор таныштырган.

Кениядә эшләүче Тимо белән Бразилиядә яшәүче Синтия интернет аша аралаша башлый. Ир белән хатын аралашуларын дәвам итә, алар хәтта компьютерларының камераларын тәүлек әйләнәсенә сүндерми – шул рәвешле алар бер йортта яшәгәндәй тоела.

Бер ай вакыт та узмый, Тимо Синтиягә видео аша тәкъдим ясый, кыз ризалаша. Гашыйклар коронавирус пандемиясе аркасында өйләнешүне видео аша уздыра.

Кияү белән кәләшнең туганнары туй тантанасын видео аша шалтыратып күзәткән.

ИҢ КЫЗЫГЫ - виртуаль туйдан соң кияү белән кәләш Бразилиянең Сан-Паулу аэропортында очрашкан һәм шунда ук балдаклар алмашкан.

чыганак

http://idel-tat.ru/news/stati-tt/virtualb-tuy-ber-berebezne-belmsk-t-ike-sgat-sylshtek

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев