Вируслар көзен аеруча көчәя
Вирусолог иммунитетны ничек ныгытырга икәнен әйтте. Анатолий Альтштейн сүзләренчә, сәламәт яшәү рәвеше дигәндә, һичшиксез, саф һавада йөрү һәм физик күнегүләр ясау күздә тотыла.
Көз көне, организм инфекцияләргә аеруча бирешүчән булганда, шактый гади чаралар иммунитетны ныгытырга мөмкин. Бу хакта вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн сөйләде, дип хәбәр итә RТ.
«Эпидемиягә каршы чараларны җентекләп үтәргә, кеше күп булган урыннарда битлекләрдән файдаланырга, дистанция сакларга, кулларны ешрак юарга, аларны дезинфекцияли торган сыеклык белән эшкәртергә кирәклеген истә тотарга кирәк... » – дип искәртә белгеч.
http://almet-rt.ru/news/salamat/viruslar-kchya
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев