Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вирусолог: Covid-19 мең тапкыр вакцинага караганда куркынычрак

Яңа Covid-19 инфекциясе авыруы вакцинага караганда куркынычрак. Шуңа күрә вакцинация-бүгенге көндә пандемиядән бердәнбер реаль чыгу юлы. Андрей Кузьминга биргән интервьюсында вирусолог һәм биология фәннәре докторы Альберт Ризванов шундый фикер белдерде.

 

Ул билгеләп үткәнчә, гадәти шартларда яңа вакцинаны тулы канлы тестлау өчен еллар узарга тиеш. Әмма хәзерге вәзгыятьтә булган барлык хәвеф-хәтәрләрне дә үлчәргә кирәк.

«Бу очракта, еллар көтсә-күп кенә кешеләр яши алмый. Шуңа күрә бөтен дөньяда вакциналарны тизләтелгән теркәү бара. Һәм беренче чиратта, аны организмга керткәннән соң ук кискен реакцияләр булмауны карыйлар», — дип аңлатты галим.

Аның сүзләренә караганда, вакцинациядән соң беренче 2-3 ай эчендә җитди эффектлар булмаса, киләчәктә аларның үсешенә өметләр бик аз.

"Теләсә кайсы очракта, коронавирус йоктыру һәм үлү мөмкинлеге вакцинага бәйле хәвеф-хәтәрләрдән мең тапкыр югарырак», - дип ассызыклады вирусолог.

Ул вакцинация сәламәт халык өчен генә түгел, ә авыру кичергән кешеләр өчен дә файдалы булачак, дип өстәде.

"Вакцинация-ул гамәлдәге иммунитетны көчәйтү. Шуңа күрә чирләүчеләргә дә ул файдага гына булачак", - ди спикер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X