Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин көзге сайлауларда җиңгәннән соң вазифага кергән РФ төбәкләренең 20 җитәкчесе белән видеоконференция режимында очрашу уздырды. Беренчеләрдән булып ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште.

«Рөстәм Нургалиевич,Сез бик тәҗрибәле һәм бик нәтиҗәле кеше. Сезнең команда профессиональ. Алдагы еллардагы кебек үк, Сез дә тулы көч белән эшләячәксез дип уйлыйм. Мин сез республика алдында торган бурычларны ничек һәм нинди нәтиҗә белән хәл итүегезне беләм", - диде Путин.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына коронавирус пандемиясе шартларында бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Системалы предприятиеләр, кече һәм урта бизнес, үзмәшгульлек өлкәсендә кабул ителгән карарлар, тиз гамәлләр өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәсем килә. Әмма иң мөһиме-халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм итү. Бу безгә сайлау кампаниясен лаеклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирде. Сез билгеләгән милли максатлар безнең халыкның тормыш сыйфаты турында сөйли. Татарстан барлык проектларны да вакытында гамәлгә ашырачак, дип ышандырып әйтә алам», — диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X