Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкара балаларны яклау көне бәйрәмендә «Минем гаиләм-минем байлыгым» конкурсы җиңүчеләрен котладылар

Лениногорскида Горький исемендәге паркта балачак бәйрәме узды.

Бәйрәмдә төрле яшь төркеме балалары катнашты. Алар хәрәкәтчән уеннар уйнады, биеделәр, җырладылар, шулай ук алар өчен төрле конкурслар үткәрелде.

Сәхнәдә Татарстан  мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Минем гаиләм-минем байлыгым» темасына республика рәсем конкурсының финал этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  Конкурсның финал этабында 160тан артык эш өч яшь төркеме буенча 10 җиңүче билгеләнде.Конкурсны Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе белән республика Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган иде.

Кече яшь төркемендә (7-10 яшь) 1 дәрәҗә диплом белән Лениногорскиның 3 нче  мәктәбе укучысы Тимирова Дарья бүләкләнде;

Урта яшь төркемендә (11-14 яшь) 2 дәрәҗә диплом белән  12 нче лицей укучысы Кузнецова Вероника, ә катнашучы дипломы белән 8 нче мәктәп укучысы Гурская Снежана бүләкләнде.

Фото һәм мәгълүмат: ЗАГС идарәсе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день защиты детей 2023