Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елга – зур бүләк

Бөек Ватан сугышы ветераннарының тагын бер төркеме фатирлы булды. Үткән атнада шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ветераннарга тантаналы төстә Кошевой урамы, 27 "А" йорт фатирларының ачкычларын тапшырды. Ветераннар белән беррәттән, бюджет оешмаларында эшләп, социаль ипотека программасында катнашучылар да бу көнне фатирлы булды. Кызыл тасманың киселүен зур түземсезлек белән көтте алар. Аннан...

Бөек Ватан сугышы ветераннарының тагын бер төркеме фатирлы булды. Үткән атнада шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ветераннарга тантаналы төстә Кошевой урамы, 27 "А" йорт фатирларының ачкычларын тапшырды.


Ветераннар белән беррәттән, бюджет оешмаларында эшләп, социаль ипотека программасында катнашучылар да бу көнне фатирлы булды. Кызыл тасманың киселүен зур түземсезлек белән көтте алар. Аннан соң, барлык теләкләр әйтелеп беткәч, бар да үзләренең фатирларына ашыкты.

Йорт заманча, яңа проект буенча төзелгән. Аш бүлмәсендә газ плитәсе урнаштырылган, юыну бүлмәләрендә өр-яңа сантехника урын алган. Кер дә - яшә генә!

Әлеге йортны кыска вакыт эчендә Фердинас Халитов җитәкчелегендәге "Ленинвестстрой" җәмгыяте хезмәтчәннәре төзегән. Фатир хуҗалары шәһәр мэрына да, төзүчеләргә дә үзләренең зур рәхмәтләрен җиткерде.

Сүз уңаеннан, 30 фатирлы бу йортта 16 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына, алтысы бюджет оешмаларында эшләп, социаль ипотека программасында катнашучыларга һәм дүртесе фатирлары авария хәлендә булган гаиләләргә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев