Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа эш атнасына йолдызлар нәрсә юрый

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның сөйгәннәре белән мөнәсәбәтләре катлауланыр. Алай гына да түгел, хәтта мәхәббәт җепләре бөтенләйгә өзелергә мөмкин. Игътибарсызлык нәтиҗәсендә эшегездә ялгышлар китәр һәм җитәкче белән конфликт туар. Кайбер эшләрне берничә кат башкарырга туры килмәгәе. 


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга кылган хаталары өчен үкенеп утырырга түгел, ә яңадан булдырмас өчен тырышырга киңәш ителә. Күптән күз атып йөргән кешегезгә хисләрне ачу өчен яхшы вакыт. Инициатива күрсәтүдән курыкмагыз. Иң яхшысы – үзеңне күрсәтү. Тырышлыгыгызны җитәкче дә югары бәяләр. 

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә кешеләр белән аралашудан канәгатьлек хисе генә түгел, ә берникадәр дәрәҗәдә файдалы мәгълүмат та тупларга өйрәнергә кирәк. Ә менә якыннарыгыз белән аралашканда сүзегезне үлчәп сөйләргә киңәш итә йолдызлар. Аркагызга «пычак кадаулары» мөмкин.  Гафу итәргә өйрәнергә беркайчан да соң түгел.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларга курку һәм юк-барга борчылуны арткы планга күчерергә кирәк булачак. Чөнки уңыш бу атнада сезнең яклы, мөмкинлектән файдаланып калыгыз. Туганнарыгызга бар серегезне дә сөйләргә ашыкмагыз. Арада көнләшүчеләре дә җитәрлек. Балаларыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның бу хәтле эштән башы әйләнергә мөмкин. Курыкмагыз, барын да җиңеп чыгарга була. Һәр кайсын планлаштырып эшләгәндә артык вакыт та калдырырга мөмкин. Атна ахырында көтелмәгән сюрприз күңелегезне күтәрер. Ялларга финанс хәлегез күзгә күренеп яхшырыр. Гаиләдә бар да тәртиптә.

КЫЗ (23.08-22.09)ларга күңелләре кушмаган кешеләр белән аралашмау хәерлерәк. Кәефегезне төшерергә сәләтле кешеләр белән аралашудан сакланыгыз. Ялларны табигать кочагына чыгып үткәрү отышлырак булыр. Иң мөһиме җылырак киенергә онытмагыз. Үзегез белән кайнар чәй һәм тәм-томнар, кабымлык алыгыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр бу атнада милек белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә тырышыр. Аеруча сатып алу отышлы булыр. Бу атнада әҗәткә акча алырга тырышмагыз. Кайтарырга авыр булачак. Тамагыгызны саклагыз, суык тиеп, ютәлләвегез ихтимал. Авырып киткән очракта кичекмәстән табибка күренегез. 

ЧАЯН (24.10-22.11)нар җиде юл чатында адашкан кешене хәтерләтә. Язмыш күрсәткән билгеләргә битараф калмагыз. Ай башында иң беренче планга мәхәббәт чыгар. Сөю хисеннән исерүегез нәтиҗәсендә эшегездән колак кагуыгыз мөмкин. Башыгызны югалтмагыз, бу – чын хисләр түгел. Алданып бар нәрсәне югалтуыгыз бар.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларны очрашуга чакырырлар. Кем белән чыгарга икәнен йөрәгегезгә таянып, үзегез хәл итәрсез. Йолдызлар дәвамлы мәхәббәт фаразлый. Акчагызга кызыгып йөрүчеләрне яныгызда бер минут та тотмагыз. Баллы ризыклар белән мавыкмагыз. Кафе, рестораннарда ашаганда агулану куркынычы бар, сак булыгыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр үзләре сайлаган сукмактан ышанычлы адымнар белән югарыга үрмәли. Хыялларыгызның иге-чиге юк. Якын арада аларны тормышка ашырып булмас, әмма омтылу уңай нәтиҗә бирми калмас. Ашыгыч карарлар кабул итү файдага түгеллеген аңларсыз. Ялларны гаиләгезгә багышлау яхшырак.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар билгеле бер вакытта бар нәрсәгә ирешү өчен кулыннан килгәннең барын да эшләр. Ике куянны берьюлы тотарсыз тотуын, әмма балалар һәм гаилә арткы планга күчеп, күңелсезлекләр туар. Яңа перспективалы проектлар тәкъдим итәрләр, каршы килмәгез. Бар нәрсәгә әзер торыгыз. 

БАЛЫК (19.02-20.03)ларны бу атнада гел нинидидер яңалык көтәр. Аввантюраларга әзер торыгыз. Икеле-микеле сораулар туганда гадәттәгечә үзегезгә генә таянмагыз. Бәлки кемнәндер киңәш яки ярдәм сорау әйбәтрәк булыр. Ялларны эштән арынып, дуслар белән үткәрү күпкә яхшырак. Аеруча күптән күрешмәгән иптәшләр белән очрашу файдалы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев