Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Гөлия Җамалиева турында республика журналы яза

«Мин – әдәби марафончы». Кем беләндер танышырга туры килгәндә, Гөлия ханым Җамалиева хәзер үзен һәрвакыт шулай тәкъдим итә.

"Сөембикә" журналындагы язмадан өзек.

 

«Әдәби марафон» онлайн-проектының беренчесен «Белем.ру» оешмасы һәм «Татнетны үстерү фонды» җәмгыяте директоры Раил Гатауллин 2017 елда оештыра. Әңгәмәдәшем әйткәнчә, проект кысаларында әдәби әсәрдән үзең иң кызык дип тапкан өлешне социаль челтәргә куярга кирәк. Әмма бу өзекләр башкаларны да мавыктырырлык, аларга файда китерерлек булcын. 

Гөлия ханым әле ул чакта мәктәптә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып эшләгән. «Күңелемә бер ял булсын әле, рухи азык та алырмын», – дип кушыла ул әдәби марафонга. Тормышы көтмәгәндә яңа бер сукмакка кереп китүен сизми дә кала шулай. 

– Китап укырга кечкенәдән яраттым. Әнидән күчкәндер... Авылда эш күп, әмма укырга ничектер вакыт, җай таба иде. Аның мендәр астында һәрвакыт яңа китап булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Сәгадәт апа Мифтахова да матур әдәбиятны яраттыра белде.  

Беренче марафонның финалына утызга якын кеше барып җитә. Раил аларны Казанга, Татарстан китап нәшриятының ул чакта «Нур-маркет»та урнашкан китап кибетенә җыя. Икенче марафонның җиңүчеләре инде йөзгә тула. Ә аннан бүләкләү тантаналары УНИКС, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәге кебек зур залларда уза башлый. Быел исә инде аны Арчада, Сабантуй форматында үтәчәк. Мәйданга ике меңнән артык китап укырга яратучы чакырылачак. Үткән марафонның финалистлары! 

– Әдәби марафон 21 көн дәвам итә. Бер көн дә яңа өзек куймыйча калырга ярамый. Бик җитди сәбәбең булса гына... Мин, гадәттә, үзебезнең як язучыларын сайлыйм. Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова, Сирень Якупова, Рәзинә Мөхияроваларны... Якташларымны башкалар да белсен, укысын дип тырышам. Әнвәр Хәйрине, Ризаэтдин Фәхретдиннең нәсыйхәтләрен дә куйганым бар.

Гөлия ханымның иң зур куанычы – әдәби марафонга оныкларының да кушылуы. Елга дүрт тапкыр узучы марафонның берсе хәзер балалар өчен оештырыла. (Раил Гатауллин хәтта марафонда катнашкан балалар сайлаган әсәрләргә нигезләнеп, аларга укырга кызыклы 140 китап исемлеген дә төзегән.) Иң кечкенәләр әти-әниләре белән бергә катнаша ала. Гөлия ханымның кечкенә оныгы Амалиянең дә әле үз аккаунты юк, алар дәү әнисе белән икәү Нур Әхмәдиевнең «Аксак төлке»сен укыганнар. «Сезнең белән бергә укып бардык, бигрәк кызык. Марафон тәмамланса да, куеп бетерегез инде, ахырын көтәбез», – дип сораучылар күп була. Оныкларның зурраклары – җиденче сыйныфны тәмамлаучы Әлфинә, инде студент эскәмиясенә күчкән Азалия дәү әниләрен көтеп тормый, билгеле.

Аларга инде кызларның әниләре дә кушылган. Шулай итеп, марафонның финал тантаналарына гаилә белән бергә йөриләр. Казанда чын язучылар белән якыннан очрашу оныклар өчен үзе бер вакыйга. 

Гөлнур Хәсәншина,
Тулырак: http://syuyumbike.ru  сайтында укый аласыз.

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев