Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Мөзәгит бабай 95 яшен билгеләп үтте

Мөзәгит Сафиулла улы Сабитов - сугыш һәм хезмәт ветераны. 95 яше уңаеннан котлаулар кабул итте.

Аны котларга район башлыгы урынбсары Гөлфирә Рафикова, 9нчы ТОС рәисе урынбасары Ольга Зотова килде.

Мөзәгит бабай районыбызның Үзбәк авылында 1926 елда 6 балалы гаиләдә туган.

Авыр еллар булса да, дус яшәгәннәр, балалар бер-берсенә ярдәм итешеп үскән. Кечкенәдән хезмәт тәменең ни икәнен белдек, ди.

Мөзәгит Сабитов яшь чакта колхозда эшли, аннан Казанга китә. Озак еллар нефть тармагында эшли. Гомуми эш стажы - 40 елдан артык.

Хатыны белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ветеран балалар, оныклар, оныкчыклар игътибарын, хөрмәтен тоеп яши.

Гөлфирә Рафикова юбилярга сәламәтлек теләде, бүләк тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев