Якташыбыз Әгъләм Бәдретдиновның яңа китабы дөнья күрде
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Әгъләм Бәдретдиновның яңа китабы дөнья күрде

Кирлегәч авылында туып, хәзер Әлмәттә яшәүче Әгъләм ага Бәдретдиновның шушы көннәрдә чираттагы китабы табадан төште. Авторның китабы "Үткәннәр эзеннән " дип атала. Әлеге хезмәтендә ул татар тарихын, татар улларының ачы язмышын яктыртуны төп максат итеп куйган. Әгъләм ага үз фикерләрен тарихчы-галимнәр хезмәтеннән алынган өзекләр, вакытлы матбугаттан дөнья күргән материаллар, авылдашларының...

Кирлегәч авылында туып, хәзер Әлмәттә яшәүче Әгъләм ага Бәдретдиновның шушы көннәрдә чираттагы китабы табадан төште.

Авторның китабы "Үткәннәр эзеннән " дип атала. Әлеге хезмәтендә ул татар тарихын, татар улларының ачы язмышын яктыртуны төп максат итеп куйган. Әгъләм ага үз фикерләрен тарихчы-галимнәр хезмәтеннән алынган өзекләр, вакытлы матбугаттан дөнья күргән материаллар, авылдашларының истәлекләре белән дәлилли.


Нет комментариев