Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якын киләчәктә иң перспективалы һөнәрләр рейтингы төзелгән

Якындагы ун елда Россиядә биоинженерларга ихтыяҗ артырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» hh.ru порталы экспертлары тарафыннан төзелгән киләчәк һөнәрләре рейтингына сылтама белән хәбәр итә.

 

Тере организмның үзлекләрен өйрәнү һәм үзгәртү (бу медицинаны үстерү өчен бик тә мөһим) белән шөгыльләнүче белгечләрне биоинженерлар дип атыйлар. Әйтик, биофармакологлар яңа биопрепаратлар ясый, биоинформатиклар исә компьютер программалары ярдәмендә биология һәм фармакологиядәге мәгълүматларны өйрәнә.

Алардан тыш, рейтингка «акыллы» мохит проектчылары – мөстәкыйль эш итәргә һәм үз эшеңне оптимальләштерергә сәләтле технологияләр булдыручы IT-белгечләр дә кергән. Мисал өчен, «акыллы» йортлар автоматикага үзләре үк хезмәт күрсәтә.

Киләчәк профессияләренә шулай ук робот техникасы, киберкуркынычсызлык, нейропсихология, альтернатив энергетика буенча белгечләр, программистлар, инженерлар, дизайнерлар һәм виртуаль чынбарлык архитекторларын керткәннәр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196537/

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X