Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яман гадәттән арын

Телевизор карап йоклама. Хәзерге телевизорларны зарарсыз дип, никадәр генә сөйләсәләр дә, аның электромагнитлы нурланышында озаклап утырырга ярамаганлыгын һәркем белә.

 

Иренне ялама. Гел ялап торганда, ирендәге тире катламы тәмам “ашалып” бетә. Нәтиҗәдә ирен яргалана, җыерчыклана, кипшерә һәм тупаслана. Ә бит тора-бара шулай ямьсезләнгән иренне бернинди иннек тә каплый алмаячак. 

Гәүдәңне туры тот. Матур сын-гәүдә һәм йөрешне гел аска карап (кем әйтмешли, акча янчыгы эзләп) йөреп, бик тиз бозарга мөмкин. Гомерлеккә бөкрәеп калуың да бик ихтимал. 
Телевизор карап йоклама. Хәзерге телевизорларны зарарсыз дип, никадәр генә сөйләсәләр дә, аның электромагнитлы нурланышында озаклап утырырга ярамаганлыгын һәркем белә.

 Телевизор каршында йоклаганда, кеше ул нурланыштан бөтенләй сакланмый. Телевизорны “йоклатучы дару” итмәгез. 

Телевизор каршында ашама. Ашарга мөмкин, әлбәттә, әмма фигура бозылачак. Чөнки яраткан сериал карап, чаманы белми ашый башлавыгыз ихтимал. Һәм сездә экрандагы күңелсез хәлләрне күптин-күп татлы ризыклар ашап “йоту” теләге дә туарга мөмкин. 

Ертык оек кимә. Акча жәлләп, хәтта чалбар астыннан да ертык оек кияргә ярамый. Кем белә, иртәдән кичкә кадәр сезгә кайда гына булырга туры килмәс? Мәсәлән, һич көтмәгәндә табибка күренергә туры килсә, бик кыен хәлдә калуыгыз ихтимал. 

Ятып укыма. Бу, әлбәттә, уңай, әмма бик зарарлы гадәт. Ятып укудан күз һәм бит формасы бозыла – кирәкмәс икенче ияк ясала, муен остеохондрозы барлыкка килә. 

Кесә телефонын күкрәккә асып йөрмә. Аның зарары турында бәхәс күптәннән бара. Галимнәр кәрәзле телефон баш миенә, йөрәккә һәм үпкәләргә начар йогынты ясый, дип аңлаталар. Сүз дә юк, матур тасмалы кесә телефоны карап торышка шәп, әлбәттә! Әмма аны сумкада яисә кесәдә йөртү сәламәтлек өчен күпкә яхшырак санала.

Чыганак:  http://muslumirc.ru/news/stati/yaman-gadtktn-aryn

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X