Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яман шеш китереп чыгара торган вирус бар

Танылган табиб, телевидениедә сәламәтлеккә кагылышлы тапшырулар алып баручы Александр Мясников яман шеш китереп чыгаручы вирус хакында сөйләде.

 

Папиллома вирусының, Мясников әйтүенчә, 50 төре бар. Аларның һәркайсы да адәм баласын яман шешкә китерергә сәләтле.

Белгеч бәян итүенчә, моннан берничә ел элек үк Япония галимнәре папиллома вирусының хатын-кызларның аналыгында яман шеш үсә башлауның төп сәбәбе икәнлеген ачыклаган. Бу авырудан дөньяда миллионлаган гүзәл зат җәфалана.

Аналыкта яман шеш барлыкка килүнең төп юлы - инфекция, ди япон галимнәре, ягъни дә организмга кергән папиллома вирусы ракка китерә. Ә хәзер менә әлеге вирусның 50 төре яман шешкә илтүе дәлилләнгән.

Организмга эләккәч, вирус күзәнәкләрнең ДНКсын үзгәртә башлый, мутацияләр китереп чыгара. Табигый программасыннан тайпылган күзәнәк яман шешкә нигез сала. Папиллома вирусы тамак, баш, муен яман шешләрен барлыкка китерергә сәләтле. Хатын-кызларның гына түгел, ир-егетләрнең дә җенси органнарында рак тамыр җәя башлауга нәкъ менә әлеге вирус гаепле, дип яза Кызыл таң.

Бу куркыныч вирустан саклануның юлы бер генә - вакцина кадату һәм даими рәвештә табибларга күренеп тору, сәламәтлегеңә игътибарлы булу, ди табиб.

 http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев