Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яр Чаллыда якташыбызны искә алдылар

Яр Чаллының үзәк китапханәсендә балалар шагыйре, якташыбыз Мәхмүт Газизовларны искә алу кичәсе узды, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" сайты. Чарада 10, 12, 20нче мәктәп укучылары, укытучылар, язучылар, Мәхмүт Газизовның якыннары катнашкан. Мәхмүт Минәхмәт улы Газизов 1940 елның 8 февралендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдалысы авылында дөньяга килә. 1958...

Яр Чаллының үзәк китапханәсендә балалар шагыйре, якташыбыз Мәхмүт Газизовларны искә алу кичәсе узды, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" сайты. Чарада 10, 12, 20нче мәктәп укучылары, укытучылар, язучылар, Мәхмүт Газизовның якыннары катнашкан.


Мәхмүт Минәхмәт улы Газизов 1940 елның 8 февралендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдалысы авылында дөньяга килә. 1958 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, педагогия институтының тарих-филология факультетында белем ала. Хезмәт юлын Лениногорск районы Федотовка авылында башлап җибәрә.

Чаллыга КамАЗ төзелеше, әдәби тормыш кайнап торган чакта килә. Үзе дә каладагы әдәби тормышның үзәгендә кайнап яши. Шагыйрь буларак эзләнә, үсә, җитлегә. Шигърият аның гомерлек юлдашына әйләнә.
Мәхмүт Газизовны 1978 елда Татарстан язучылар берлегенә кабул итәләр. Иҗаты белән танылу тапкан әдип мәктәпләрдә, балалар бакчаларында көтеп алынган кунак була. Ни кызганыч, 2013 елның 14 сентябрендә, озакка сузылган каты авырудан соң, шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газизов