Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ясаганны – ваталар

Әйтегез, бу халыкка ватарга-җимерергә ярамаганын ничек аңлатырга, дип мөрәҗәгать итте бер көнне шәһәрдә торак хезмәте күрсәтүче предприятие җитәкчесе. Койма кемгә комачаулый? Килеп алды, борчу тудырган объектлары буенча алып китте. "Оникс" җәмгыяте шәһәрнең нәкъ үзәгендәге шактый гына күпкатлы йортларга хезмәт күрсәтә. Алар ясаган капиталь ремонттан соң йортлар подвалыннан түбәсенә хәтле яңарып...

Әйтегез, бу халыкка ватарга-җимерергә ярамаганын ничек аңлатырга, дип мөрәҗәгать итте бер көнне шәһәрдә торак хезмәте күрсәтүче предприятие җитәкчесе.
Койма кемгә комачаулый?
Килеп алды, борчу тудырган объектлары буенча алып китте. "Оникс" җәмгыяте шәһәрнең нәкъ үзәгендәге шактый гына күпкатлы йортларга хезмәт күрсәтә. Алар ясаган капиталь ремонттан соң йортлар подвалыннан түбәсенә хәтле яңарып кала. Тырышып эшлиләр биредә, тик предприятие җитәкчесе Риф Зыятдиновны нәрсә шул хәтле борчый соң? Сәбәп менә нидә икән. Куйбышев урамы, 16нчы йортта яшәүчеләр, ишегалларында бертуктаусыз чит-ят машиналарның йөрүенә зарланып, койма белән тотып алуларын сорап, "Оникс" җәмгыяте җитәкчесенә мөрәҗәгать итә. Директор мәсьәләне хәл итәргә сүз бирә һәм аны үти. Тиз арада территорияне ямьсезләп торган зур агачлардан арындырып, тирә-юнен профнастил койма белән тотып алалар.
- Озак вакыт үтмәде, бер көнне монда яшәүчеләр "коймабызны җимереп киткәннәр", дип шалтырата. Барлык чыгымнарны үз җилкәбезгә алдык та, тагын яңа койма ясап куйдык инде, - ди директор.
- Бу койма тегесеннән дә яхшырак, биегрәк булгач, шундый шатланган идек. Проблемадан котылдык, дип җиңел сулап куйдык.
Шатлыгыбыз озакка бармады шул, бер көнне иртән торып чыгуыбызга койманы җимереп киткәннәр. Яңадан "Оникс"ка шалтыраттык, төзелеш материалы белән санашып тормыйча, тагын килеп куеп киттеләр. Хәзер күз-колак булып торабыз, тиюче булса, полициягә шалтыратачакбыз, - ди шул йортта яшәүче Рабига Шәрифуллина. - Киләсе елда газондагы иске куакларны кисеп ташлап, чәчәкләр утыртырга уйлап торабыз әле менә, - диде ул саубуллашканда.
Читләрнең кулы уйный
Былтыр көз әлеге җәмгыять хезмәткәрләре капремонт барышында подъездга куйган бер пластик тәрәзәне урлап киткәннәр. Полициягә дә хәбәр иткәннәр, тик табылмаган. Быел Менделеев урамы, 29нчы йортта шул ук хәл. Тәрәзә үзе калган тик "куллары кычытыпмы" ватып киткәннәр. Бу йорттагы хәлләрне дә үз күзләрем белән күрдем.
- Йортның төзелгәненә 40 еллап инде, - ди әлеге йортта яшәүче Николай белән Роза Березовскийлар. - Шушы еллар эчендә бер тапкыр да ремонт күрмәде ул. Дөрес, косметик ремонт ясадылар. Тик подъезд эчләре дә, йортның фасады да ямьсез булып, түбәдән су агып халыкны шактый интектерде. Инде менә капиталь ремонт ясап бетергәннәр генә иде, тагын ватарга-җимерергә тотындылар. Өр-яңа пластик тәрәзәләрне, матур итеп эшләнгән тәрәз төпләрен ваталар. Үз күзләребез белән күрмәгәч, кем дип тә әйтә алмыйбыз, һәрхәлдә безнең подъездда яшәүчеләр түгел. Читтән килеп, шушында җыелышып ятучы яшьләрдер, дибез. Шау-шу да ишетелми, тик иртән чыгуга өр-яңа тәрәзә җимерек.
Быел оникслылар бу йорт подъездларына пластик тәрәзәнең кечкенәсен куйган, урламасыннар дип. Эчке яктан тәрәз төбен сайдингтан ясаганнар, тыштан аларга йөзлек куйганнар.
- Тәрәзәләр кечкенә булгач, урлап китүче булмас, бәлки, - дип өметләнә директор.
Бу кем эше?
Халыкның эчен пошырган тагын бер очрак, ремонттан соң ялт иткән йортларның стенасына язу, рәсем ясау. Моряков урамы, 13нче йортта яшәүчеләр дә бик борчыла моңа:
- "Оникс"тан килеп буяп кына китәләр. Бер "шигъри җанлысы" тынгылык бирми генә бит, - диләр.
Мин барган көнне дә "Я тебя люблю" ише сүзләр акка кара белән аерым ачык җәелеп ята иде.
Болар барысы да кем эше, аларны ничек җәзага тартырга. Бүген бу сорау әлеге йортта яшәүчеләрне дә, "Оникс" җитәкчелеген дә борчый.
- Мондый ватучы-җимерүчеләрне җинаять урынында тотуы авыр. Шуңа алар җәзасыз кала һәм тагын шуны ук кабатлый, - ди психолог Лилия Хәсәнәва.
- Беренчедән, мондый тәртипсезлек өйдә нинди тәрбия булудан килә. Мәсәлән, әгәр укучы мәктәптә партага рәсем ясый икән, димәк аңа әйберне, бигрәк тә чит кешенекен бозуны начар дип өйрәтмәгәннәр. Аннан бала үсә дә, урамга чыга: тәрәзә вата, эскәмия җимерә, - ди.
Проблеманы ничек хәл итеп буласын беркем дә белми, бугай. Аптырагач, тирә-ягыгызга игътибарлы булыгыз, ул-бу булса, тизрәк хәбәр итегез, битараф булмагыз, балаларыгызга дөрес тәрбия бирергә тырышыгыз, дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вандализм