Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ясалма керфекләр һәм ясатылган кашлар булган килеш намаз укырга ярыймы?

«Кадерле кызларыбыз, буялмаган тырнакларсыз, ябыштырып куелган керфекләрсез дә, сез - дөньяда иң яхшылары. Аллаһ сезне шулай яраткан», — ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

 

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәзрәт Хәйруллин инстаграмдагы сәхифәсендә төрле сорауларга җавап биреп тора.

Бу юлы аннан: «Ясалма керфекләр, ясатылган кашлар булган хатын-кызларга намаз укырга ярыймы?» — дип сораганнар.

«Тырнакларыгызны буясагыз, битегезгә кершән яксагыз, юынганда су тими. Бу очракта без намаз алдыннан тәһарәт алганда, гәүдәнең тиешле өлешләренә су тимәсә, бу урыннар чыланмаса, тәһарәт булмый дигән сүз. Болай итеп намаз укырга ярамый. Укысаң да, ул кабул булмый», — ди хәзрәт.

Ул кызларга бизәнмичә дә матур булырга мөмкинлеген аңлатырга тырыша. «Кадерле кызларыбыз, буялмаган тырнакларсыз, ябыштырып куелган керфекләрсез дә, сез дөньяда иң яхшылары. Аллаһ сезне шулай яраткан», — ди ул.

Рөстәм хәзрәт ясалма тырнаклар, ясалма керфекләрнең атамаларын әйтә дә белмәвен сөйли. «Мин сез сораган әйберләрне атамаларын да әйтә белмим хәтта. Әгәр бу әйберләр су үткәрмәсә, тәһарәт дөрес булмый», — ди ул кабатлап.

 

Чыганак: http://tulachi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X