Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь лениногорскилылар игътибарына: «Пушкин карта»сы белән хәзер кинотеатрларга билет сатып алып була

14-22 яшьлек мәктәп укучылары һәм студентлар кинога билетларны «Пушкин картасы» белән сатып ала алалар.

Монда бер мөһим шарт бар: Кино фонды, Россия Мәдәният министрлыгы яки төбәк хакимият органнары ярдәме белән төшерелгән Россия фильмнарын карап була.

Шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар 1991 елга кадәр иҗат ителгән "алтын коллекция" фильмнарын карый алачак. Кинотеатрларга билетка картаның гомуми балансыннан 2 мең сумнан да артык акча тотарга мөмкин түгел.

«Пушкин картасы» 2021 елда гамәлгә кертелде. Аның ярдәмендә 14-22 яшьлек мәктәп укучылары һәм студентлар мәдәни чаралар өчен һәр төбәктә түли ала. Иң мөһиме - оешманың «Пушкин картасы» федераль программасында катнашуы. Музейга, театрга, филармониягә билет алып була, ләкин бары үз исеменә генә.

https://digital.tatarstan.ru/index.htm/news/2053568.htm

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев