Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшелчә бәясенең арзанаюы көтелә

Якынча мәгълүматлар буенча, тулаем алганда илдә 5,3 миллион тоннага якын яшелчә җыелган, бу 2020 елгы күләмдә диярлек.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләрнең сезонлы артуыннан соң яшелчәләрнең арзанаюын көтә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россиядә ел башында яшелчәләрнең кыйммәтләнүе, нигездә, сезонлы факторга һәм импорт күләменең традицион рәвештә артуына бәйле. Әмма бәйрәмнәрдән соң ихтыяҗның кимүе әлеге продукциянең арзанаюы өчен алшартлар тудырачак», — диелә хәбәрдә.

Якынча мәгълүматлар буенча, тулаем алганда илдә 5,3 миллион тоннага якын яшелчә җыелган, бу 2020 елгы күләмдә диярлек. Моннан тыш, 6,7 миллион тонна бәрәңге казып алынган, кышкы теплицалардагы уңышның күләме исә рекордлы (1,4 миллион тонна) булган.

Сөт һәм сөт продукциясе бәясе дә сезонлы тенденцияләргә тәңгәл килә. Ягъни көзге-кышкы сезонда җитештерү күләмнәре кими, ә чыгымнар арта, болар барысы да бәяләр динамикасына йогынты ясый.

Шул ук вакытта, сыр бәясе — 0,3, беренче категорияле тавык йомыркасы — 3,6, икенче категориялесе — 3,3, карабодай ярмасы 1 процентка арзанайган.

Җитештерүчеләрдә дуңгыз итенең бәясе бер атна эчендә 4 процентка арзанайган, ә сыер һәм сарык ите, киресенчә, 0,3 һәм 1 процентка кыйммәтләнгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев