Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Яшисе килми башлады” – Данир Сабиров бозымнан ничек котылуын, Тямаев белән конфликт, балаларын татарча өйрәтүен сөйли [видео]

Данир Сабиров ТМТВ телеканалына биргән зур интервьюда шәхси тормышы һәм иҗатына кагылышлы күп кенә кызыклы сорауларга җавап бирде. Хатынының әнисе белән мөнәсәбәтләре ничек булуы, беренче миллионын кайчан эшләве, бозым белән күз тиюдән ничек котылуы, колакларына ни сәбәпле операция ясатуы, эстрадада кемнәр белән конфликтка керүе – бу һәм башка серләрне видеоинтервьюдан Татар-тудей хәбәрчесе ачыклады.

Сәхнәдән карап торганда син бер проблемасыз уйнап-көлеп кенә яши торган кешегә охшагансың. Ә чынлыкта нинди?

Чынында да нәкъ шулай. Иркенләп, рәхәтләнеп, проблемасыз йөрим. Проблемалар була инде әлбәттә, ләкин аны күрсәтмәскә тырышам. Мин дә бит җан иясе. Була ачуланган, психланган чаклар, тик аларны кешегә күрсәтеп булмый. Социаль челтәрләргә дә “Менә без хатын белән ачуланышып ятабыз” дип кертә алмыйсың бит инде (көлә). Тик миңа табигатьтән шулай бирелгән күрәсең, мин талашканда да шаярта алам.

Синең белән былтыр булган коточкыч хәл турында сорыйсым килә. Бәлки күпләр бу турыда белмидер дә. Ул синең концертларга әзерләнү чорына туры килде. Гомумән син ничек былтыр гастрольләргә чыгып киттең?

— Ул Аллаһы тәгалә тарафыннан бер сынау булган күрәсең. Бу минем 2017 елдагы юбилей концертларымда башланып киткән иде. Нәрсәдән икәнен белмим. Мин сәбәпсез бик нык күңел төшенкелегенә бирелдем. Нәрсәдер борылды да куйды. Яшисе килми башлады. Кәеф юк, эшлисе килми, үзеңне кешегә чутламый башлыйсың, сүгәсең. Андый авыр вакытта якын кешеңнең, хатыныңның кем икәнен беләсең икән. Якыннарым да бик кайгырды. Төркемем дә терәк булды, таралмады. Мин инде концертларга чыкмам дигән идем. Ләкин хатыным чыгарга кирәк, чыкмасаң бетәсең дип көч биреп торды. Башта мин Миләүшәне тыңламадым. Ул миңа мәчеткә барырга кирәк, күз тигән сиңа, бу читтән кергән хәл дип тукыды. Тик мин атеист гаиләсендә үскән. Ышанмадым. Шушы хәлдән соң, әти-әнием ышана башлады дингә. Әлбәттә башта больницага йөреп, 200 000 якын акча түгеп, дәваландым. Тик файдасы тимәде. Иң авыр чоры кызым белән “Лучше всех” тапшыруында катнашканга туры килде. Мин Галкин белән күптәннән күрешеп, аралашырга хыяллана идем. Кызым ярдәме белән минем бу хыялым чынга ашты. Ләкин хәлем начар булгач, минем уемда бары тик тизрәк тапшыруда төшеп, исәнләшү дә китү иде. Мин ул вакытта берәү белән дә сөйләшмәдем. Шушы авыр вакытта мәчеткә йөрдем, догалар өйрәндем. Хәзер биш вакыт намаз укымасам да, концертлар алдыннан, вакытым булганда укыштыргалыйм. Дин миңа бик ярдәм итте.

Кызыгыз Мәрьямнең нәфис гимнастика белән шөгыльләнгәнен беләбез. Бик күп җиңүләр яулый. Әгәр берәр кайчан җиңелсә, гел җиңеп кенә ияләнгәч, күңел төшенкелегенә бирелмәсме?

— Халык гел җиңүләр генә дип уйлый. Җиңелүләр дә була. Спорт бүген болай, иртәгә тегеләй. Күптән түгел Мәскәүдә җиңеп кайтты, ә Казанда мәктәп ярышларында җиңелде. Әлбәттә борчылды инде, әнисе дә бераз әрләп алды. Чөнки без дә күпме хезмәт куябыз. Тренерлары да җыелып тиргәп алганнар, күңеле төшеп, елап кайтты. Мин инде кызымны үземчә, син булдырасың, синдә өмет бар, өмет булмаса әрләмәсләр иде сине дип тынычландырам. Чөнки ул да арый, аның да тренировкаларга барасы килмәгән чагы була.

Хатыныгызның әнисе белән мөнәсәбәтләр турында сорыйсым килә. Инстаграмда ул һәрвакыт ниндидер кәефсез, сөйләшәсе килмәгән кеше сыман тоела. Моннан чыгып күп кеше сезнең мөнәсәбәтләрегез начар дип уйлый.

— Ул үзеннән-үзе шундый кеше. Тышкы кыяфәте корырак кешенекенә ошаган. Ләкин аның күңеле чиста. Ул урамдагы этләрне дә жәлләп ашата. Яисә мисал өчен полиция хезмәткәрләре берәр исерекне җилтерәтәләр икән, әни шунда да кысылып: “Үтерәсез бит инде, ул бит кемнеңдер ире, әтисе” дип барып әйтергә мөмкин. Фотога төшергә, аны төшергәннәрен яратмый ул. Мине дә балаларны куйма, күз тия дип әрли.

— Беренче миллионыңны кайчан эшләдең?

— Беренче миллионымны концертларыма кадәр, туйлар алып барып эшләдем. Җыеп, бәясе бер миллионга якын булган, машина алдым.

— Гаиләгездә акча кем кулында?

— Хатыным кулында. Ул безнең бөтен булган байлыгыбызны дөрес итеп тота белә. Шуңа да түләүләр буенча, кәгазь эшләрен дә ул алып бара.

— Син социаль челтәрләрдә видеоларда бик еш кына “хатынымның икенче ире” дигән сүзләр әйтәсең. Ничек инде ул “хатыныңның икенче ире”?

— Менә шулай инде. Ул Роберт. Без аны шулкадәр якын күрәбез. Гаиләбезнең иң якын кешесе, ярдәмчесе ул.

— Син быел колакларыңа операция ясаттың. Ни сәбәпле?

— Чөнки алар тырпаеп тора иде. Балачакта комплекс бар иде, тик ул үсә төшкәч югалды. Мин сәхнәдә дә бу турыда шаярта идем. Шулай да ниндидер үзгәреш кертәсем килде. Чөнки бигрәк тә чәчне кистергәч, колаклар тырпаеп кәефне боза иде. Шул сәбәпле ясаттым, әллә нинди катлаулы операция булмады ул. Хәзер аеруча да үземә көзгедән карарга рәхәт.

— Эстрадада берәрсе белән конфликтка кергәнең бармы?

— Бар. Миңа ошамаган әйбер Фирдүс Тямаев белән булды. Ул миңа син телевидение директорына ялагайланып, кире ТНВ каналына урнашкансың диде. Ул аны кеше арасында әйтте. Мин моңа шаярта белмәсәң, шаяртма, сүзләреңне үлчәп сөйлә дидем. Ул миңа моны Рифат Зарипов әйтте дип җавап бирде. Мин Фирдүс каршында ук Рифатка шалтыраттым. Фирдүс әйткән сүзне телефоннан Рифатка әйттем. Рифат нәрсә сөйлисең син, мин андый сүз әйтмәдем ди. Каршыда Фирдүс “Братан син нәрсә, шаяртам гына бит инде” дип көлеп тора. Менә мондый шаярту буламы инде, минемчә булмый. Ул җүләргә сабышып, мин шаярдым гына дип борды да куйды. Үзенчә аның “приколы” булгандыр инде.

Белүемчә син балаларыңны татар теленә өйрәтәсең. Ни өчен син әле генә ул эшкә алындың, ни өчен тугач ук татар теленә өйрәтү эшләрен алып бармадың?

—Беренчедән вакыт җитмәде.Аннары балалар күбрәк хатынның әнисе белән. Ул алар белән русча аралаша. Ә минем хатынымны татарчага әтисе өйрәткән. Ул шуңа сылтап балаларга татар телен өйрәтүне миңа элде дә куйды. Хәзер бөтен әйбер русча, шуңа балалар да руслаша. Миңа бу хакта шелтә белдерделәр, мин аны кабул иттем. Һәм моның өстендә эшли башладым. Хәзер мин балаларымның русча әйткәнен аңламыйм. Шуңа алар минем белән татарча гына сөйләшә. Укытучы ялладык,ул безнең балаларны йөртүчесе дә. Без гастрольләрдә вакытта ул балаларны гимнастикага, биюгә дә йөртә. Ул безнең таныш кыз, элек татар теле укыткан. Балалар белән татарча сөйләшә. Атнасына ике дәрес татар теле укыта. Алла Боерса, барысы да әйбәт булыр дип ышанам.

Видеодан текстны Алинә Кадриева язды, Tatar-today//TMTV

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

8

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X