Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьләрне эшкә алган компанияләргә субсидия биреләчәк

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә алган компанияләргә субсидияләр рәвешендәге дәүләт ярдәме бирергә мөмкинлек бирә торган карарны имзалады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«2022 елда яшьләрне эшкә алган компанияләр һәм оешмалар наймны субсидияләү программасы кысаларында дәүләт ярдәменә өметләнә ала», — диелә хәбәрдә.

Биредә 30 яшькә кадәрге аерым категория гражданнарны эшкә урнаштыру хакында сүз бара. Алар — көллият һәм югары уку йортларын тәмамлаган, эш тәҗрибәсе булмаган яшьләр, урта һөнәри яки югары белеме булмаган егетләр һәм кызлар, инвалидлар, ятим балалар, балигъ булмаган балаларның ата-аналары.

«Субсидия район коэффициентына, эшкә урнаштырылган кешеләр саны һәм иминият взнослары суммасына арттырылган хезмәткә түләүнең өч минималь күләменә тиң булачак. Эш бирүче беренче түләүне кешене эшкә урнаштырганнан соң — бер, икенчесен — өч, өченчесен алты айдан соң алачак», — диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news/business/20-03-2022/yashl-rne-eshk-algan-kompaniyal-rg-subsidiya-birel-ch-k-5851728

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия